Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гүзәл затлар ярышты

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә "Автоледи-2012" республика бәйгесенең беренче туры узды. Руль артына утырган гүзәл затлар турында элегрәк ир-егетләр ни генә әйтми иде. "Чәйнеге" дә, "Шартлаткычлы маймыл"ы да калмый. Хәзер, ничектер, тындылар шикелле. Шулай булмыйни, хатын-кызларның кайберләре кечкенә генә "Матиз", "Ока"ларны гына түгел, мәһабәт зур "Лексус", "BMW"ларны да иярли...

Конкурска килүчеләрнең күбесе быел беренче тапкыр катнашты. Булдыра алырмынмы, каушамаммы икән, дип борчылсалар да, тиешле этапны һәммәсе ялт итеп узды. Бәйге шартлары да елдан-ел катлаулана - зигзагны алга гына түгел, артка таба да үтәсе, ян белән тукталыш ясауны да җиңел дип әйтмәс идек. Автомобильдә фигуралы йөргәннән соң, кызлар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кайберләренең имтихан тапшырганнарына дистә еллар узса да, онытмаганнар - 20 сорауга бер-ике генә хаталары чыккан иде.
Кукмарада яшәүче Гөлназ Нәҗипова бәйгегә улы Самат һәм туганы Гүзәл белән килгән.
-Руль артына утырганыма дүрт ел булды. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим. Аллага шөкер, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан кисәтүләр алганым, штрафларга тартылганым юк. Конкурска килгәнче юл кагыйдәләрен җентекләп өйрәнсәм дә, барыбер куркыта. Якыннарым янәшәдә булгач кына күңел тыныч, - ди Гөлназ.
Гөлшат Садыйкованы исә "Автоледи" бәйгесе нинди була икән ул, дигән кызыксыну алып килгән.
-Күңелле икән монда, бик ошады. Алдагы елларда да килмичә булмас, - ди ул.
Бәйгедә катнашучыларның барысына да "Автоледи" исеме бирерлек. Әмма җиңүче бер генә була шул. Барлык балларны да бергә туплаганнан соң, беренчелеккә Ләйсән Ибраһимова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Людмила Соколова һәм Гөлшат Садыйковалар бүлеште. "Юл йөрү кагыйдәләрен иң оста белүче" номинациясендә Гөлназ Нәҗиповага, ә "Трассаны иң яхшы узучы"да Лилия Габдрахмановага тиңнәр булмады. Кызларның барысына да ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов истәлек бүләкләре тапшырды, хәвеф-хәтәрсез, имин юллар теләде.
"Автоледи-2012" җиңүчесе булган Ләйсәннең машина йөртү тәҗрибәсе өч кенә ел булса да, Казан юлларында йөреп шактый чыныгу алган ул. Юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдим ителгән сорауларны да ялгышларсыз бер минут та унбиш секунд эчендә эшләп чыкты. Ләйсән район данын республикада яклаячак. Уңышлар телибез аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk