Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сөйләшергә дә вакыт җитми

"Ашыгалар, каядыр чабалар"

Элек, хуҗалыкта берара эшләр беткәч, хатын-кызлар, кул эшләрен тотып, күршеләренә кич утырырга керәләр иде. Ә ирләр капка төбендә гәпләшеп утырдылар.
Хәзер исә, барлык эшләр механикалаштырылуга карамастан, кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшеп торырга бер минут вакытлары юк. Ашыгалар, каядыр чабалар.

Өйдәгеләр, баш күтәрмичә, телевизорга, компьютерга төбәлеп утыралар, төнлә дә телефоннарын, планшетларын кочаклап йоклыйлар. Күршең белән бары тик бакча эшләре җиткәч кенә киртә аша сөйләшергә җай чыга. Хәер, бакча эшендә техника кулланганлыктан, күпләр инде киртә тотып азапланмый.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X