Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Беркөнне җәяүле юлында машина чак кына бәрдереп китмәде

Күктән җиргә төш, шофер!

Чит ил машинасында йөрүче, кагыйдәләрне санга сукмаучы бер шофердан зарланып үтәсем килә әле. Беркөнне шәһәрнең Ленин урамындагы җәяүле юлында чак кына бәрдереп китмәде үзебезне. Ашыкмаска, як-якка каранырга кирәк, диярсез. Әллә каян килеп чыкты да зебраның нәкъ уртасына җиткәч кенә борын төбеннән ыжгырып узып китте шул ул. Чак кына артка таба тайпылып калдык. Руль артында олырак яшьтәге бер абзый иде. Ерак та китмәде, бер кибет каршында туктады. Кыйммәтле машинага утырдым дип кәперәясе түгел, азрак күктән җиргә дә төшәргә һәм юлда җәяүлеләр барын да онытмаска кирәк!

Айсылу, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk