Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Авыру балаларга дип җыйган акчалар кайда китә?

Хөкүмәт һәм миллионлаган сумнары булган зур “абзыйлар” булыша алмагач, гади халык төрле чаралар, тамашалар оештырып ярдәм итәргә тырыша бу балаларга.

Инде күптәннән күңелемдә йөргән әлеге сорауларны газета укучылар белән дә уртаклашасым килә. Авыру балаларны терелтәбез дип, телевизор, радио аша сөйләп, газеталарга язып, зур суммада акчалар җыялар. Хөкүмәт һәм миллионлаган сумнары булган зур “абзыйлар” булыша алмагач, гади халык төрле чаралар, тамашалар оештырып ярдәм итәргә тырыша бу балаларга. Әле терелтергә сораган суммадан артыграк та җыялар. Бу акчаларны чит илгә җибәреп, балаларны дәвалыйбыз, дип ышандыралар. Әмма чит илләрдән терелеп кайтты дигән сүзләрне генә бер дә ишеткән юк! Кая китә бу зур суммадагы акчалар? Индия, Германия һәм башка чит илләрдәге шикелле белгечләр юкмени бездә?! Илебездә белемле һәм тәҗрибәле табиблар, профессор, галимнәребез бар бит. Барыбыз бердәм булып, шушы балаларны аякка бастыра алмыйбызмы, әллә теләмибезме? Илебез белән баш иеп, бездән булмый, дияргә калдыкмы?! Бәлки минем фикерләрем белән килешмәүчеләр дә табылыр, әмма әлеге сорауларга ачыклык кертәсе, үзгәрешләр булыр дип ышанасы килә.

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

фото: Егор Никитин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X