Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үзәкләргә үткән аракы

    Аракы бәяләренең кимүе турындагы хәбәрне салырга яратучыларның үзләреннән башка сөенеп каршы алучы булдымы икән? Юктыр ла. Үзәкләргә үткән аракы бит инде ул. Әле беркөнне авылдагы кибеткә кергәч, анда "сыртлап" өелгән аракы тартмаларын күреп шаккаттым. Сатучыдан: "Моның кадәр "чәкүшкә","брат" ларны алып бетерәләрме әллә?"- дип сорадым. "Ике көннән берсе дә калмый аларның",...

    Аракы бәяләренең кимүе турындагы хәбәрне салырга яратучыларның үзләреннән башка сөенеп каршы алучы булдымы икән? Юктыр ла. Үзәкләргә үткән аракы бит инде ул. Әле беркөнне авылдагы кибеткә кергәч, анда "сыртлап" өелгән аракы тартмаларын күреп шаккаттым. Сатучыдан: "Моның кадәр "чәкүшкә","брат" ларны алып бетерәләрме әллә?"- дип сорадым. "Ике көннән берсе дә калмый аларның", -дигән җавабын ишетеп сүзсез калдым. Сатучылар кибет хуҗаларының рөхсәте белән аракы, сыраларны белгән кешеләренә әҗәткә дә бирәләр. Чөнки аларның барыбер түлиселәрен беләләр, димәк, акча кереме дә була. Ә әҗәткә таратып үзләренә күпме рәнҗеш аласыларын уйлыйлармы икән?!

    Роза ГАЛИЕВА

    фото: http://vladimir.mger2020.ru/content/2012/11/03/40406

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: