Мондый чаралар һәркемне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны популярлаштыруга юнәлдерелә.
«Сәламәт актив шимбә» проекты кысаларында Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында чара узды.
«Ворошилов» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова оештырган чарада спорт сөюче кукмаралылар катнашты. Яшьләр дә, өлкәннәр дә табигать кочагында рәхәтләнеп ял итте, физик күнегүләр ясады.

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов билгеләп үткәнчә, мондый чаралар һәркемне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны популярлаштыруга юнәлдерелә.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
#летовтатарстане
#айдагулять
Нет комментариев