Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зәйнәп Зөфәр белән аерылышканмы?

Шулкадәр матур пар иде бит! 

Әлеге сорауга Зәйнәп Фәрхетдинова "Интертат" хәбәрчесенә биргән интервьюда ачыклык керткән, дип яза /baltaci.ru сайты. 
"Бу сүзләр дөрес түгел. Мин бит үзем генә гастрольләргә чыгып киттем, аерым команда тупладым. Зөфәр: «Зәйнәп, мин бүтән эш белән шөгыльләнеп карыйм. Әгәр көчен җитә икән, үзең йөр», — диде. Ул, нигәдер, икенче юнәлешкә күчәргә теләде, аның башка эш белән шөгыльләнәсе килә. Без аерылышмадык, Аллам сакласын! Зөфәр - беренчедән, миңа стимул бирүче кеше. Әлбәттә, кәефемне бозган чаклары да була инде. Әмма без, иҗат кешеләре буларак, сәхнәдә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Зөфәр - сәләтле, бик музыкаль кеше. Ул профессиональ яктан үз сүзен әйтә белә, мин аны аңлыйм. Әлбәттә, өйдә сүзгә килүләр, бәхәсләшүләр булмый тормый, ләкин концертта без һәрвакыт бер дулкында. Өйнең - өй, ә сәхнәнең сәхнә булуын онытырга ярамый. Ир буларак, дигәннән, Зөфәр абыең начар кеше түгел. Әгәр кызым булса, аның Зөфәр кебек кешегә кияүгә чыгуын теләр идем. Ул хатын-кызга карата яхшы мөгамәләдә, үзе әйбәт күңелле, тәрбияле кеше. Мәхәббәт тә булды, без яратышып өйләнештек. Әмма, яши торгач, үзара хөрмәт булуы беренче урынга чыга".

Фото: tatar-inform 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk