Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзмәшгульлек: өстенлекләре, уңайлыклары

Бүгенге көндә Кукмара районында 102 кеше махсус салым режимында теркәлде.

Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, үзмәшгульлек режимы гамәлгә керде. Бу – һөнәри керемгә салым. Әлеге  проект эксперимент буларак  тормышка ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Бүгенге көндә  районыбызда 102 кеше махсус салым режимында теркәлде.

Әйдәгез, үзмәшгульлек дигән яңалыкның өстенлекләрен карыйк. Иң мөһиме шул: бу системага күчү бик җиңел. Күпләр моны үзе булдыра алачак. Һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә басу өчен салым органына барып тормаска да була. Моның өчен “Мой налог” мобиль кушымтасы/“Мой налог” вэб-кабинетыннан файдаланырга яки документларны вәкаләтле кредит оешмасы аша тапшырырга була. Әгәр сезгә моны башкарып чыгу кыен икән, ярдәм итүчеләр табылыр:  “Мои документы” күпфункцияле үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле  Илшат Садыйков эшли башлады. Ул сезгә аңлатма бирә һәм ярдәм итә ала. Без аның белән  һөнәри керемгә салым режимы, аның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләштек.

- Илшат Рәмзи улы, халык салымнар  турындагы һәр яңалыкны шикләнеп кабул итә. Үзмәшгульлек үзенә ни белән җәлеп итәргә мөмкин?

- Иң элек шуны әйтергә телим: моңарчы физик затлар хезмәт күрсәтүдән, торакны арендага биреп торудан алынган керемнән 13 процент күләмендә салым түләргә тиешләр иде. Үзмәшгульлек режимына күчкәннән соң, салым күләме 4 яки 6 процент тәшкил итәчәк. Ягъни физик затлардан – 4, юридик затлардан – 6 процент.

- Әйе, аерма зур. Әмма яңа системага күчкәннән соң, салым ставкалары артмасмы?

- Борчылырга кирәкми. 4 яки 6 процент алдагы 10 елда әле үзгәрмәячәк.

- Әйтик, нинди дә булса эшчәнлектән мин аена 10 мең сум керем алдым, ди. Бу суммадан салым түләү тәртибе нинди?

- Үткән айда 10 мең сум керем алуыгыз турында сез үзегезнең телефоныгыз яки компьютерыгыз кушымтасында күрсәтәсез. Сезгә түләргә тиешле салым суммасы (бу очракта 600 яки 400 сум) турында  автомат режимында хәбәр килә. Закон нигезендә  шулай ук 10 мең сумнан салым күләмен киметү дә  каралган. Ягъни сезнең керемегез шулкадәр суммадан артмый икән, керемнән 3 яки 4 процент кына түләячәксез. Салымны киметүне салым органы үзе башкара. Түләүне  киләсе айның 25енә кадәр башкарырга кирәк.

- Нинди эшчәнлек алып барган кешеләр яңа системага күчә ала?

- Яңа салым режимы чәчтарашларга, транспорт, төзелеш хезмәте күрсәтүчеләргә, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүчеләргә, заказ буенча камыр ризыклары пешерүчеләргә, бәйрәмнәр оештыручыларга (тамада), массаж, маникюр ясаучыларга, сувенирлар җитештерүчеләргә, йөк ташучыларга, пассажирларны йөртүчеләргә, арендага торак яки башка бина биреп торучыларга, техника ремонтлаучыларга һәм башкаларга кагыла.

- Бу, димәк,  эшмәкәрлек белән ачыктан-ачык шөгыльләнергә, бизнесны алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

- Шулай. Әмма кеше яллап эшләтүчеләрнең, сәүдә белән шөгыльләнүчеләрнең, керемнәре елына 2 миллион 400 мең сумнан артып китүчеләрнең һөнәри керемгә салым системасыннан файдалану хокукы юк.

- Мөгаен, кемдер әйтер: “Мин яңа режимга күчмим, миңа болай да яхшы”, - дип.

- Шушындый уңайлы һәм җиңел система булдырылган икән, “күләгә”дә, ягъни законсыз эшләүчеләргә дә таләпләр артачак. Салым түләүдән качучылар белән тикшерү органнары кызыксынырга һәм җавапка тартырга мөмкиннәр. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче буларак рәсми рәвештә теркәлгән кеше, берни турында борчылмыйча, тыныч күңел белән эшли ала. Банктан кредит алганда үзенең керемен күрсәтергә була.

- Шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым режимыннан файдалана алалармы?

- Әйе. Әгәр аларның эшчәнлеге хезмәт күрсәтү белән бәйле булса һәм алар эш бирүче булмасалар. Шулай ук 422 санлы 27.11.2018 елгы Федераль законда каралган башка шартларны үтәгәндә.

Шуны әйтәсем килә: яңа салым режимыннан файдаланучылар иминият кертемнәрен түләүчеләр булып саналмый, шулай ук контроль-касса машинасын куллану да таләп ителми. Кирәк булганда чекны кушымта аша бирергә була. Бер сүз белән әйткәндә, яңа салым режимының өстенлекләре аз түгел. Шулай ук форсаттан файдаланып, искә төшерергә телим: Кукмара районы буенча эшмәкәрлекне яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү чаралары буенча (микрозаймнар елына 7,5 процент белән, грантлар, лизинг, факторинг һәм башкалар) консультация хезмәте күрсәтә.

Сорауларыгыз туса, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 37, “Мои документы” күпфункцияле үзәгенә килегез. Һәр сишәмбедә 9 сәгатьтән 13 сәгатькә һәм пәнҗешәмбедә 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул итәм (5нче тәрәзә).

фото: Владимир Васильев/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk