Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Язылу – сездән, үсентеләр - бездән» акциясендә йомгак ясалды

Акциядә барлыгы 259 абунәче катнашты. 

Кай арада бер айга якын вакыт үтеп киткән, диген, югыйсә, әле күптән түгел генә декада кысаларында әлеге акцияне башлап җибәргән идек. Бу юлы газета укучыларны иганәчебез Ирек Мотыйгуллин сөендерде. Ул ике җиңүчегә  50шәр данә үсенте алу өчен сертификатлар бирде. Газета укырга яратучы райондашларыбыз арасында бакчачылык эше белән кызыксынучылар шактый икән - акциядә барлыгы 259 абунәче катнашты. 

Бүләк ияләрен  очраклы сайлап алу юлы белән билгеләдек. Бу җаваплы эштә безгә күршедәге элеватор  кибетенә килгән, Кукмарадан Сания апа Фәсхиева ярдәм итте. Ул үзе дә «Хезмәт даны» газетасын гомер буе алдырган, тик  бу яртыеллыкта язылмыйча калган идем, бик читен булды, диде. 

Сания апа тартмадан  57 һәм 220 саннарын тартып чыгарды. Аларда Кукмарадан Вадим Сафронов һәм Вахит авылыннан Тәлгать Гобәйдуллиннар теркәлгән иде. Әмма Вадим абыйның тормыш иптәше бүләктән баш тартты. Бакчабызга яшелчәләрне утыртып бетергән идек, бер буш урын да калмады, кәлшәләр кирәклерәк кешегә бирелсә, яхшырак булыр, диде. Шуңа күрә бер сертификатыбызга җиңүчене яңадан билгеләргә туры килде. Бу юлы бүләк исемлектә 177 саны астында язылган Ядегәр авылыннан Мөдәррис Бәшәровлар гаиләсенә эләкте. 

Редакциягә, иң беренче булып, Вахит авылыннан Тәлгать абыйның тормыш иптәше Минзилә апа килде. 

«Авылда яшәгәч, бакчабыз бик зур. Анда бәрәңгегә, башка яшелчәләргә дә урын җитәрлек, Аллага шөкер. Кыяр, помидор, борыч үстерәбез, быел баклажан да утырттык. Сертификатка кәбестә кәлшәсе, өй тирәсен матурларга чәчәкләр алырга телим, - диде ул. – Газетага бер дә язылмыйча калганыбыз юк, яратып укыйбыз. Акцияләрдә дә һәрвакыт катнашырга тырышабыз. Әмма җиңгән булмагач, кәеф төшеп китә, инде квитанцияне башка юлламыйм да дип уйлап куясың, тик күңел түзми. Бу юлы аны кызым  ватсап номеры аша җибәрде, бик уңайлы булды».  

Минзилә апа гомер буе хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган, фураж биреп торучы, лаборант булган, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Шәхси хуҗалыкларында маллар, кош-корт асрап көн күрәләр. Тормыш иптәше Тәлгать абый -  комбайнчы, шулай ук тракторда да хезмәт куя, диде. Ә кыш көне техника ремонтында катнаша икән. Кызганыч, сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, ул бүләк алырга килә алмаган. Аңа тизрәк савыгуын теләп калабыз. 

Икенче сертификат иясе Ядегәр авылыннан Мөдәррис абый Бәшәров урынына килене Резедә килде. Алар тормыш иптәше Марат белән өлкәннәр янында, төп йортта гомер итә. Ул да квитанцияне ватсап номеры аша юллаган булган. 

«Газетага бер дә язылмыйча калмыйбыз, әти белән әни өлкән яшьтә булсалар да, бер битен дә калдырмыйча укып баралар. Әмма акцияләрдә генә катнашкан юк иде. Әллә ничек күңел ышанмый бит, безгә чыкмастыр шикелле. Ә монысында ватсапка гына җибәрәсе булгач, катнашып карыйк әле, дип уйладым, - диде бүләк иясе. – Мин үзем “Восток” җәмгыятенең Тарлау авылындагы бүлекчәсендә ферма мөдире булып хезмәт куям. Шуңа күрә газетада авыл хуҗалыгы темасы яктыртылган мәкаләләрне һәрвакыт күзәтеп барам. Кайсы хуҗалык ничек эшли, күпме сөт сава, артым ала – барысы белән дә кызыксынам. Авыррак хәлле хуҗалыклар турындагы язмаларны укыгач, бездә Аллага шөкер бит әле, димен, хезмәт хакларын вакытында алабыз, мал-туар асраган кешеләргә дә хуҗалыкның ярдәме зур. Үзебез дә терлекләр тотабыз, дүрт сыерыбыз бар. Аларны аппарат ярдәмендә савам». 

Резедә Бәшәрова сертификатка чәчәк үсентеләре алырга теләвен белдерде. Чөнки башка яшелчә кәлшәләрен кайнанасы үстерә икән.

«Иртә яздан теплицага юл ачылуга, әни шунда кайнаша башлый. Ул быел безне суган кыягы, редискалар белән сыйлады инде. Күз тимәсен, кыярлары да күтәрелеп килә, чәчәк атканнар, - диде ул. – Газета укучыларга шуны әйтәсем килә: язылыгыз, катнашыгыз, бүләкләр отыгыз. Менә без дә һич уйламаганда җиңүче булдык бит».

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk