Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Язгы чорда янгыннар саны арта

Кипкән чирәмнәргә ут төртү, сүндерелмичә калган учаклар – болар барысы да янгын чыгуга китерә дә инде.

Язның бер ае инде узып бара. Кояш та үзенең нурларын мулрак сибә башлады. Җир кардан арыну белән, тау итәкләрендә, болыннарда, басу-кырларда кыштан җыелып калган чүп-чар, көздән калган иске үләннәр баш калкытты.

Әлеге чорда янгын чыгу очраклары аеруча еш күзәтелә. Кипкән чирәмнәргә ут төртү, сүндерелмичә калган учаклар – болар барысы да янгын чыгуга китерә дә инде.

Боларны булдырмас өчен җир өслеге кардан ачылуга ук, кипкән иске үләннәрне, кыштан калган чүпләрне җыештырып алырга кирәк. Басу-кырларда, болыннарда иске үләннәрне яндырып китүчеләр дә күп, алар аркасында күпме агач посадкалары, урманнар зыян күрә. Авыл җирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә, кичекмәстән, түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

-җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү командалары булдыру;

-урман, посадка, басу кырыйларында, янгын күчмәсен өчен, сукаланган полоса булдыру;

- елгаларда, буаларда су алу урыннары булдыру;

-авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында кизү торуны оештыру;

-авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру;

-шәхси хуҗалыкларда, өй яннарында су савытлары яисә янгын сүндерү җайланмасы булдыру.

Шулай ук авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, кичекмәстән, ферма яннарын чүп-чардан чистартырга кирәк.

 

Нурфат ЯППАРОВ,

Балтач һәм Кукмара районнарының

янгын күзәтчелеге бүлегенең җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk