Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин: Халык бездә бик дус, бердәм

Җирлектә үзара салым, грантлар хисабына бик зур эшләр башкарылган, якташларының да ярдәме күп тигән.



Бүген Ядегәр авыл җирлегендә район җитәкчелеге, җирлек башлыклары катнашырда семинар үткәрелде. Чарада катнашучылар биредә башкарылган эшләр белән таныштылар: спорт-уен мәйданчыкларын, чишмәләрне карадылар. Соңыннан йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләнде.


«Җирлеккә дүрт авыл керә: Тарлау, Ядегәр, Югары һәм Түбән Шәмәрдән. Халык бездә бик дус, бердәм. Барлык эшләрне дә күмәк башкарырга тырышабыз. Җирлекне төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм», - дип таныштырды җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин.


Җирлектә үзара салым, грантлар хисабына бик зур эшләр башкарылган, шулай ук җирлектән чыккан якташларының да ярдәме күп тигән.
«Мин әлеге җирлектә сигез ел хезмәт куйдым, шуңа күрә һәр почмагы үз авылым шикелле таныш. Биредә үзгәрешләр күз алдында, алар бик зур. Җирлектә яшәүчеләрнең һәр башлангычта катнашуы үзе бер матур күренеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk