Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылында әфганчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды

Җирлектән әфган сугышында өч ир-егет катнашкан

Вахит авылының Нәфыйк Хөсәенов исемендәге паркында әфганчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды.

«Безнең җирлектән әфган сугышында өч егет катнаша, алар барысы да туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтып, матур гомер кичерәләр. Мемориаль тактаның эшләнешендә әлеге егетләрнең дә көче керде. Мемориаль тактаны Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына урнаштырдык, киләчәктә монда чернобыльчеләр, Чечня сугышында катнашучылар истәлеге дә мәңгеләштерелер, дип ышанам», - диде Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов.

Тантаналы чарага район башлыгы Сергей Димитриев, районның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар килгән иде. Алар вахитлеләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, алга таба да уңышлар теләделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев