Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Узган төндә Кукмара районында мунча янган

Янгын Өлге авылында була.

Узган төндә Кукмара районында мунча яна. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

12 гыйнвар көнне 20.29 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Өлге авылының Үзәк урамында урнашкан хуҗалыкларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунча ачык ут белән яна торган була. Утның башка корылмаларга таралу куркынычы янамый.

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 15 квадрат метр булган мунча күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk