Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төп закондагы барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

Зилә вәлиева билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева РФ Конституциясендәге социаль юнәлештәге төзәтмәләр, аларны кабул иткәннән соң, Россиядә гаиләне үстерүгә уңай йогынты ясаячак дигән фикерен белдерде.

«Барлык маддәләр дә, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты, ул тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Минем фикеремчә, кабул ителгәннән соң аларның барысы да гаилә иминлегендә уңай чагылыш табарга тиеш», - дип искәртте Зилә Вәлиева.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев