Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төнлә Татарстанда ике шәхси йорт янган, бер ир-ат һәлак булган

Фаҗига Әлмәт районында булган.

Узган төндә Әлмәт районының Нолинка авылы Лесная урамында янгын чыккан. Биредә ике йортка ут капкан, шуларның берсендә кешеләр яшәгән. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр, дип яза «Татар-информ» МА.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә ялкын ике йортны да тулысынча чолгап алган була, янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән. Шулай ук бер өйнең түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән.

Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗабикәсе каршы алган, ул өй эчендә аның улы калырга мөмкин булуын әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр шунда ук янгынны сүндерергә керешкән. Ялкын нибары дүрт метр ераклыктагы күрше бинага да күчү куркынычы туган.

Тиздән янгынны сүндергәннәр. Кисәүләрне аралаган вакытта кешеләр яшәми торган йортның залында җимерелгән стена һәм түбә астында хуҗабикәнең 37 яшьлек улын табып алганнар. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев