Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак булган

Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган

Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авария бүген иртән республиканың Менделеевск районында булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендэ» автомобилендә булган 36 яшьлек хатын-кыз, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

«Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек хатын-кыз һәм аның арткы утыргычта барган 9 яшьлек кызы шунда ук һәлак булган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстанның Менделеевск районында «Хендэ» автомобиленең, каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәтендә ике кешенең (хатын-кыз һәм бала) гомере өзелгән.

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев