Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда юл һәлакәтендә шофер һәм пассажир һәлак булган

    «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган

    Татарстанда «КИА» машинасы тракторга барып бәрелгәннән соң «Камаз» белән капма-каршы бәрелешә. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    «Кичә 20.00 сәгатьтә Нурлат - Акъегет автомобиль юлында «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә трактор белән бәрелешкән», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Җиңел машина трактор белән каты бәрелешүдән соң «КАМАЗ» йөк машинасына капма-каршы барып бәрелә.

    Корея автомобиль йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажир һәлак була.

    Фото: МВД по РТ

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: