Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләргә Covid-19дан вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар

Прививка алдыннан табиб пациентны тикшерә, тиешле документларны тутыра.

Татарстанда яшәүчеләргә Covid-19дан вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.  

Прививка алдыннан табиб пациентның температурасын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчи, тиешле документларны тутыра.
Республикада ковидка каршы өч вакцина гамәлдә: «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак». Бу препаратларның барысы да ике компонентлы. Прививканың икенче дозасы 21 көннән соң ясала.

Вакцинациядән соң кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бигрәк тә бу киңәшләрне прививкадан соң 42 көн дәвамында, ягъни иммунитет формалашканчы үтәү сорала.

Район үзәк дәваханәсе мәгълүматларына караганда, Кукмара районында халыкның 35%ы гына прививка ясаткан.

Кукмара районында вакцинациягә 122 «Кайнар линия» телефонына, 8(84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып һәм «Дәүләт хезмәтләр»порталы аша язылырга мөмкин. Дәваханәдә вакцинаның булу-булмавы турында 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев