Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 184 очрагы теркәлгән.


    Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 24 кеше дәваханәгә салынган, 29 кеше өйләрендә дәвалана.

    Казанда – 26, Яр Чаллыда – 8, Яшел Үзән районында – 7, Түбән Кама районында – 4, Лаеш районында — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берәр авыру очрагы ачыкланган.

    Реклама

    Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 184 очрагы теркәлгән, 14 842 кеше терелгән, шул исәптән 59 - узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: