Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 98 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 12073 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 98 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

Авыручылар барысы да чирне аралашу нәтиҗәсендә йоктырганнар. 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 54 коронавирус, Яр Чаллыда – 15, Алабуга районында - 5, Түбән Кама районында –4, Норлат районында - 3, Аксубай, Кукмара, Лаеш, Менделеевск  районнарында – икешәр, Актаныш, Әгерҗе, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
 
Бөтен вакыт эчендә республикада 12073 Covid-19 очрагы теркәлгән. 10466 кеше терелгән, 21е узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев