Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 88 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 775 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 88 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

1 очрак - читтән кертелгән, калганнары - контактлар. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 72 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 52 коронавирус, Яр Чаллыда – 11, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Тукай һәм Питрәч районнарында – икешәр, Актаныш, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.
 
Бөтен вакыт эчендә республикада 10 775 Covid-19 очрагы теркәлгән. 9418 кеше терелгән, 58е узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk