Татарстанда тәүлек эчендә 22 яңа коронавирус очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 22 яңа коронавирус очрагы расланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 6857 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 22 Covid-19 белән зарарлану очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 14 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда - 11, Арча районында – 3, Яр Чаллы, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч, Спас районнарында коронавирус йоктыруның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 6880 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5662 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев