Ике ир-ат һәм өч хатын-кыз үлгән.
Татарстанда тагын биш кеше: 1950 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1940, 1951 һәм 1966 елгы өч хатын-кыз коронавирустан вафат булган, дип яза «Татар-информ» МА.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
5 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 770 кеше ковидтан вафат булган.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев