Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 982 очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 22, Чаллыда — 9, Түбән Камада — өч, Зәй һәм Чирмешән районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 982 очрагы теркәлгән, 21 283 кеше (шуларның тугызы — узган тәүлектә) терелгән.

фото: ИА "Татар-информ"

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk