Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган

Чир йоктырган 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 48 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 48 кеше өйдә дәвалана. Ике очрак - читтән кертелгән, 73е – элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 63 кеше. Апас районында – биш, Биектау районында – өч, Чүпрәле районында – ике, Кайбыч һәм Питрәчтә берәр кеше коронавирус белән авырый.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев