Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 24 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 24 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 15. Норлатта – 3, Әлмәт районында – 2, Яр Чаллы, Әгерҗе, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, кама Тамагы, чистай, Ютазы районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6133 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4945 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев