Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауда 200 меңнән артык кеше өйләрендә катнашты

Сайлаучылар өчен ручка, битлек, перчатка һәм бюллетень бирелде.

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча өйдә 200 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында җиткерде, дип яза «Татар-информ».

«200 меңнән артык кеше өйдә сайлады. Бу - технологик момент, җитди сәбәбе булган кешеләр, тавыш бирү өчен, өйләренә чакырту мөмкинлегенә ия булды», - диде Кондратьев.

Һәр сайлаучы өчен стериль җыелма каралган иде. Кешеләрнең өйләренә килгән күзәтүчеләр һәм Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары экран, битлек, перчатка һәм халат кигән иде. 

«Пакетка бюллетень, корешок салынган. Сайлаучы бюллетень, ручка, битлек, перчатка алуын раслап имза куя. Ишек тоткасына саклану әйберләре элеп куялар һәм кыңгырауга басалар. Сайлаучы пакетны ача, битлек һәм перчатка кия. Ул тавыш бирә, ишек алдына сайлаучы бюллетеньне төшерә торган тартма куела», - дип аңлатты процедураны спикер.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйләренә тавыш биргәндә бер генә шикаять яки искәрмә дә килмәгән.

фото: фото: Рамиль Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk