Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр кайбер очракларда өстәмә ял көне алырга хокуклы

Ял көннәре уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Татарстанда яшәүчеләр дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә исәп тота ала. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Нормадан тыш эшләгән өчен ял
Әгәр хезмәткәр бәйрәм яки ял көннәрендә эш сәгатеннән тыш эшләсә, аның өстәмә ял яки өстәмә түләү сайларга хакы бар. Мондый көннәрдә эшләгән өчен закон нигезендә ике мәртәбә күбрәк акча түләнә. Хезмәткәрнең теләге булса, акчалата компенсация урынына ял көне алырга мөмкин. Ул вакытта нормадан тыш эшләгән өчен бер ставка күләмендә генә түләнәчәк, ә ял көне түләүсез була.

Инвалид балаларның ата-аналары өчен өстәмә ял көннәре
Инвалид баланың әнисе яки әтисе, шулай ук аның законлы опекуннары яки попечительләре аена 4 өстәмә түләүле ял көненнән файдалана ала. Өстәвенә, ата-аналар бу көннәрне  үзара бүләргә хокуклы, йә аларның берсе 4 көнне дә файдалану хокукына ия. Ял көннәре уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Диспансеризация үтү өчен бирелгән ял
Татарстанлыларның шулай ук диспансеризация өчен өстәмә ял алырга хакы бар. 40 яшькә кадәрге затлар өч елга бер тапкыр түләнә торган 1 көннән файдалана ала. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә кадәр мондый көн ел саен бирелә, ә пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар елына 2 ял көненә хокуклы. Тикшеренү узганнан хезмәткәр эш бирүчегә диспансеризация узуы турында белешмә бирергә тиеш.

Кан донорлары өчен ял
Кан һәм аның компонентлары донорлары өстәмә 3 ял көне: медицина тикшерүе, кан тапшыру көннәренә, шулай ук үзләре теләгән вакытта өстәмә ял көне алырга хокуклы. Аларның барысы да уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Авыл хатын-кызларына өстәмә ял көне
Татарстанда авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар айга 1 өстәмә ял көненә исәп тота ала. Әмма мондый ял көне өчен эш бирүче хезмәт хакы түләми.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев