Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда дача йортына электр уты керткәндә ток суккан ир-ат үлгән

    60 яшьлек ир-ат үлеме буенча тикшерү башланган

    Татарстанда яшәүче 60 яшьлек ир-ат дача йортына электр уты үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

    «10 августта көндез республиканың Югары Ослан районында бакчачылык ширкәте янында трансформатор будкасы янәшәсендә 60 яшьлек ир-ат мәете табылды. Ир-атта электр тогыннан зарарлану билгеләре ачыкланды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул дача йортына электр үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән», - диде Андрей Шептицкий.

    Реклама

    Ир-ат һәлак булганнан соң, тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

    фото:Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: