Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә озатылган, калган 49 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 53 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә озатылган, калган 49 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 22 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 6, Алабуга районында – 9, Чүпрәледә – 6, Биектау һәм Түбән Камада – икешәр, Балтач, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Тукай районнарында – берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3661 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев