ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелде
Төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачак
2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелде. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды.
ТР Президент Аппараты Әсгать Сәфәров: “Дәүләт, муниципаль хакимият, бизнес-берләшмә, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар тантаналы чаралар үткәрелүгә әзер, - дип белдерде. -Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар диаспораларында зур россиякүләм, халыкара форумнар, мәдәни чаралар уздыру ниятләнә. Юбилей чаралары программасы киң, беренче чиратта, гражданнарның мәдәни, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән”.
Төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачак. Ул республиканың катлаулы сикәлтәле юл үткәнен билгеләп узды. “Куәтле икътисади потенциалга, гражданнарның патриотизмына, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип нык әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм”, — дип тәмамлады Әсгать Сәфәров чыгышын һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде.
Әләм күтәрелгәч, Татарстан гимны яңгырады. Шундый ук флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында күтәрелә.
фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев