Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык булуы турында кисәтә

    Республиканың кайбер районнарында буран булуы ихтимал.

    Иртәгә, 25 мартта, Татарстанда юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Шулай ук республиканың аерым районнарында буран булырга мөмкин, вакыты белән кар һәм юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 11 метрга кадәр.

    Термометр баганасы төнлә -4..-7º градусны күрсәтәчәк, көндез температура +1..+5º градуска кадәр күтәрелә.

    фото: Артур Закиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: