Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар туган төбәкне өйрәнү музеенда булдылар

Чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, әхлакый-патриотик тәрбия бирү һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан оештырылды.

Шушы көннәрдә “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар туган төбәкне өйрәнү музеенда булдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, әхлакый-патриотик тәрбия бирү һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан оештырылды.

Балалар өчен музей заллары буйлап бик кызыклы экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәре кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте, туган як традицияләре турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Кайбер балалар беренче тапкыр чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Ата-бабаларыбызның кием-салымны ничек шомартулары, май ясаулары, туку станогында эшләүләре турында белделәр.

Малайларга бигрәк тә хәрби тематика предметлары – кылычлар, снарядлар, пулялар ошады. Алар зур кызыксыну белән карадылар.

Бу экскурсия балаларда зур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X