Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев районыбызның мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады.

«Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар  рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Быел пандемия белән бәйле шартларда узган Рамазан аенда  күпләр җанына тынычлык алды, гаилә кыйммәтләре тагын да ныгыды, халкыбызда бер-береңә карата кайгыртучанлык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар ачыграк чагылды. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәтлелек һәм рухи байлык артуга китерсен», - диелгән әлеге котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk