Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев һәм Римма Ратникова «Бердәм Россия» кабул итү декадасы кысаларында кукмаралыларны кабул иттеләр

Кабул итүгә язылучылар район башлыгына һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатына үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларны бирделәр.


Бүген, 1 декабрьдә, «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан, Партия гражданнарны кабул итү декадасы үткәрә.

Кукмара районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова район Советы бинасында кукмаралыларны кабул иттеләр.

Кабул итүгә язылучылар район башлыгына һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатына үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Сораулар Пчеловод авылының китабын бастырып чыгару, мөмкинлеге чикле кызга кыйммәтле дарулар сатып алуда ярдәм, торак мәсьәләләре, күпкатлы йортка ремонт ясау кирәклеге, елга исемен үзгәртү белән бәйле иде.

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, тәфсилле җаваплар бирелде.


Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk