Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабый рәхмәте барчагызга да

Кызганыч, кайчакта авыру дигән куркыныч нәрсә олыны да, кечене дә аралап тормый шул. Нәселебездәге нарасыйга да бу көннәрдә катлаулы, авыр тормыш сынавын үтәргә туры килә.

Ана белән ата өчен бу фани дөньяда газиз баладан да кадерле бернәрсә юк. Нәсел дәвамчыларыбыз сабый булган чакта аларның һәр хәрәкәтенә, яңа һөнәрләренә ничек сөенсәк, алар олы егет-кызлар булгач та, бу тойгылар әти-әни күңелендә шулай яши бирә, ә авыр чакта балаңның һәр борчуын, авырган чакта әрнүләрен үз йөрәгең аша кичерәсең, бәргәләнәсең.

Кызганыч, кайчакта авыру дигән куркыныч нәрсә олыны да, кечене дә аралап тормый шул. Нәселебездәге нарасыйга да бу көннәрдә катлаулы, авыр тормыш сынавын үтәргә туры килә. Тәмәй авылында яшәүче туганыбызның 5 яшьлек улына катлаулы диагноз куелды, ләкин ничек кенә булмасын, без аның тереләчәгенә, язмышның бу авыр сынавын җиңәчәгенә чын күңелдән ышанабыз. Без генә түгел, райондашлар, күрше өлкә авыллары, җирлегебез халкы ышана. Сабыйның сау-сәламәт булып яшәве өчен, тернәкләндерү курсларына мәрхәмәтле күңелле кешеләр рухи һәм матди ярдәм итә. Күптән түгел Мәмәшир авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре көче белән зур хәйрия концерты оештырды. Өлкән буын спектакль куеп, авыл яшьләре тирән эчтәлекле концерт программасы белән кечкенә энебезнең сәламәтлеге өчен көченнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырышты. Искиткеч тамаша күрсәтелде, кайбер урыннарда күңел тулып, күзләр яшьләнсә, кайбер урыннарда яшь аралаш елмаеп, иртәгәсе көннең кечкенә энебез өчен матур булачагына ышаныч тагын да ныгыды. Сабый рәхмәте барчагызны да мең бәладан коткарсын, кайгы-хәсрәтсез, сау-сәламәт яшәргә язсын, бала хәсрәте күрмәгез!

Хәлимә КАДЫЙРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев