Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиянең иң эре элемтә операторлары сим-карта өчен аерым түләү ала башлады

Экспертлар фикеренчә, вәзгыять интернет әйберләр базары үсешенә зыян салырга мөмкин.

Россиянең иң эре элемтә операторлары абонентны тоташтырганда сим-карта өчен аерым түләү ала башлады. Компанияләр моны сим-карталар 3,5 тапкыр кыйммәтләнүе белән аңлата дип яза  “Татар-информ” МА.
«Бу операторның яңа абонентны тоташтыру, шул исәптән 2022 елда бәясе берничә тапкыр арткан сим-карта чыгымнарын да өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирә», - дип, газета бер компаниянең җавабын китерә.
Санкцияләр аркасында операторлар көнбатыш товар җибәрүчеләреннән сим-карта сатып алмый башлады һәм Кытайда җитештерелгән чипларга күчте.
Экспертлар фикеренчә, вәзгыять интернет әйберләр базары үсешенә зыян салырга мөмкин. Тик бу сим-карталар белән тәэмин итү проблемасы яңа дәрәҗәгә чыкса гына булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X