Бәйрәм алдындагы эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Атнасына биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларны июньдә Россия көне уңаеннан өч көнлек ял көтә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Республика халкы 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк. Бәйрәм алдындагы эш көне — 11 июнь бер сәгатькә кыскартылачак.
Июньдәге калган ял көннәре гадәттәгечә шимбә һәм якшәмбегә — 6-7, 20-21 һәм 27-28 июньгә туры килә.
Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев