Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республикада «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештырган «Кызыл канәфер» акциясе башланды

Бөтенроссия акциясе быел онлайн-режимда узачак.

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелүче, Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе быел онлайн-режимда узачак. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.

Акциянең максаты булып «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату тора.

Значокларны сатудан кергән акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

«Кызыл канәфер» значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.

Ныклы металлдан ясалган әлеге значокларны сатып алу өчен акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында карарга була.

фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk