Сергей Димитриев егетләрне Яңа ел белән котлап, акчалата бүләк тапшырды
Район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаучы көрәшче егетләр һәм тренерлар белән очрашып, аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, акчалата бүләкләр тапшырды. Егетләребез ел дәвамында бик күп ярышларда катнашып, уңышларга ирештеләр. Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә исә районыбыз командасы өченче урынны алды.
-Соңгы елларда районда спортның үсүе күренә. Әмма алга таба да тырышырга, республикада беренчелеккә чыгу өчен бар көчне бирергә кирәк, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, үзенең котлау сүзләреннән соң. – Яңа елда яңа спорткомплекс сафка басачак. Анда көрәш белән шөгыльләнү өчен аерым бер зал да булачак.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев