Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ОСВОД хезмәткәрләре укучыларга суга батучыны коткару буенча мастер-класс күрсәтте

Мондый төр очрашуларны башка белем бирү учреждениеләрендә дә оештыру планлаштырыла.

Районда сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) уңышлы гына эшләп килә. 

Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, ОСВОД җитәкчесе Артур Зәкиев, Кукмара районының гражданнарын яклау идарәсе җитәкчесе Илназ Кәримовлар Лубянда булып кайттылар.

«Без җирлек башлыгы, көллият һәм мәктәп директорлары, мәктәп укучылары белән очраштык һәм аларга сулыкларда бәла-казага очраган вакытта ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, фаҗигаләрне булдырмас өчен күрелүче чаралар турында сөйләдек, инструктаж үткәрдек. Суга баткан кешегә ясалма сулыш алдыру, аяк-кул биртелгәндә, сынганда, аңны югалтканда күрсәтелүче беренче ярдәм – боларның барысы да мисаллар ярдәмендә аңлатылды. Шулай ук “112” ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру номерлары турында да мәгълүмат бирелде. Мондый төр очрашуларны башка белем бирү учреждениеләрендә дә оештырырга планлаштырабыз», - дип хәбәр итте Илназ Кәримов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев