Ош.Юмья җирлегендә халык жыены узды
Авыл җирлекләрендә агымдагы елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем бүген Ош. Юмья җирлегендә булды. Очрашып-сөйләшү урта мәктәптә узды.
Җыенда чыгыш ясаган җирлек башлыгы Станислав Тимофеев үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Николай Иванов җинаятьчелекнең торышына тукталды, балалар травматизмы турында сөйләде, питбайк, мопед кебек транспорт чаралары алып биргәнче кат-кат уйларга чакырды, мошенниклык ысулларының күбәюен билгеләп үтте, сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда һәр тармакта башкарылган эшләр белән таныштырды, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән өчен җирлек халкына рәхмәтен белдерде.
Очрашуда интернет челтәре белән бәйле сорау күтәрелде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев