Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өч баласын өйдә калдырып, ялга киткән...

Мәгълүм булуынча, Анапада яшәүче хатын ялга 10, 11 һәм 12 яшьлек өч баласын өйдә ялгызларын калдырып киткән. Аларның берсе тәрбиягә алынган бала булып чыккан

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Краснодар краенда балигъ булмаган өч баласын үзләрен генә калдырып, ялга киткән хатын белән бәйле хәлне ныклап тикшерү бурычы куган. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.

Мәгълүм булуынча, Анапада яшәүче хатын ялга 10, 11 һәм 12 яшьлек өч баласын өйдә ялгызларын калдырып  киткән. Аларның берсе тәрбиягә алынган бала булып чыккан. Әниләре өйдә юк чакта бу бала машина астына барып кергән һәм дәваханәгә эләккән. Әниләре, бу хәлне белә торып, Абхазиядә ял итүен дәвам иткән.

Туганнары һәм элекке ире, хатынны ана хокукыннан мәхрүм итүне дәгъвалап, судка мөрәҗәгать иткән. Гаиләдәге балигъ булган кыз сөйләвенчә, әнисе аны һәм тәрбиягә алынган баланы еш кына кыйнаган, ә опека органнары моңа күз йомган.

Бу хәлләр федераль каналдагы тапшыруда да бәян ителгәннән соң, Тикшерү комитеты рәисе үзәк аппарат тикшерүчеләренә әлеге хәл буенча булган барлык материалларны, килеп туган хәлләрне җентекләп өйрәнү бурычы куйган, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X