Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Лубян авылында биш йортны су баскан

Әгәр елгада су алга таба да күтәрелүен дәвам итсә, тагын тугыз шәхси йортны су басарга мөмкин.

Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Татарстанның Кукмара районында биш йортны су баскан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә 112 бердәм номерына Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Лубян торак пунктында биш бакча яны участогын һәм биш йортны (аларда 14 кеше, шул исәптән 2 бала яши) су басуы хакында хәбәр килгән.

Әгәр елгада су алга таба да күтәрелүен дәвам итсә, тагын тугыз шәхси йортны су басарга мөмкин.

Су басу зонасында барлыгы 14 йорт урнашкан, аларда 46 кеше (шуларның 9ы – балалар) яши.

Торак пунктта гидрологик хәлне вакытлыча оештырылган ике пост контрольдә тота. Суның биеклеген ике сәгать саен үлчәп торалар. Су басу очрагына өч көймә әзерләнгән, шулай ук халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр итү системаларының эше тикшерелгән.

 

Татар-информ

фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk