Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мордовиядә «Җиңү көне» җырын өч телдә башкардылар

Идел буе федераль округында старт алган җыр марафонында катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган җырны туган телләрендә башкарачак.

Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды. Әлеге җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды, дип яза «Татар-информ».

Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, танылган артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокша һәм эрзә телләрендә «Җиңү көне» җырын башкарды. Эстафета Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды.

Акциядә катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган «Җиңү көне» җырын туган телләрендә башкарачак. Видеога төшерү үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк башланган иде. Һәр төбәк үз видеоязмасын әзерләргә тиеш, аннары алар бер гомуми видеога монтажлана. Клипны интернетта һәркем карый алачак.

«Җиңү көне» җыры очраклы гына сайланмаган. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган.

Видеороликларны территорияләрнең төбәк каналларында күрсәтәчәкләр. Шулай ук аларны #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы буенча социаль челтәрләрдә, шулай ук Youtube-каналларда карарга мөмкин булачак. Радиостанцияләрдә яраткан җырының радиоверсиясен тыңларга мөмкин.

Масштаблы патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk