Минималь хезмәт хакы арта
Яңа минималь хезмәт хакы 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә
Бүген Россия Дәүләт Думасы хезмәт өчен түләүнең минималь үлчәмен (МРОТ) бер айга 11 163 сумнан 11 280 сумга кадәр арттыру турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәритте.
Шулай итеп хезмәт өчен түләүнең минималь зурлыгы 1,048 процентка, ягъни 117 сумга артты.
Соңгы тапкыр бу сан быел май аенда арткан иде. Ул вакытта минималь хезмәт хакы яшәү минимумына тигезләште. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.
Яңа минималь хезмәт хакы 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев