Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте

“Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.

Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова, кияүгә чыккач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте.

“Әлбәттә, гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим. Гаилә тырышлык таләп итә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Лилия Сәлахетдинова мөнәсәбәтләрне дөрес итеп коруга карата да күзаллаулары белән уртаклашты.

“Без кешедән ярату көтәбез, ләкин, иң беренче, үзеңә ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә “мин хаклы” дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм”, - диде шагыйрә.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X