Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Лев Толстой турында нәрсә беләсез?” дигән викторинага йомгак ясалды: җиңүчесе кем булды

Укучыларыбыз язучының студент тормышына, гаиләсенә, иҗатына һәм хәрби дәрәҗәсенә бәйле 11 сорауга җавап бирделәр

Газета укучыларыбыз арасында төрле акцияләр, бәйгеләр оештыру күркәм традициягә әверелде. Йә бер капчык шикәр комы, йә 10 каз бәбкәсе уйнатабыз, ә бу юлы әдәби бәйге үткәрергә уйладык. Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан, газетабызның 11 июль санында “Лев Толстой турында нәрсә беләсез?” дигән викторина тәкъдим иткән идек. Укучыларыбыз язучының студент тормышына, гаиләсенә, иҗатына һәм хәрби дәрәҗәсенә бәйле 11 сорауга җавап бирделәр. Никтер соңгысында – хәрби дәрәҗәсе турындагы сорауда – күбесе хата ясаган (дөрес җавап – унтер- офицер). Шунысы куанычлы: әлеге бәйгедә төрле яшьтәге кукмаралылар катнашты. Барыгызга да рәхмәт әйтәсебез килә, бер генә җавап та игътибарсыз калмады. Нәтиҗә ясауга аерым игътибар бирдек һәм дөрес җавапны беренче булып җибәргән кешене сайладык. Җиңүче – Кукмарада яшәүче Алия Федорова.

Истәлекле бүләк тапшыру өчен, шушы көннәрдә без аны редакциягә чакырып алдык.

- Мин Кукмарада туып-үстем. Быел Казан (Идел буе) федераль университетының педагогик белем бирү белгечлеген тәмамладым. Буш вакытларымда китап укырга яратам. Пушкин, Гоголь, Толстой кебек рус әдәбияты классикларының әсәрләре, ә чит ил авторларыннын – Вальтер Скотт һәм Шарлотта Бронте, Салман Рушдиның хатын-кыз турындагы романнары ошый. Бәйге турында әниемнән ишеттем, башта, үз белемеңне тикшереп карау өчен бирем генә, ә җаваплары соңгы биттә басылган, дип уйладым. Җиңүем көтелмәгән сөенеч булды. Дөресен әйтәм, җавапларны интернеттан эзләмәдем. Чөнки язучының иҗатына, “Анна Каренина”, “Война и мир” әсәрләренә кагылышлы сораулар дәүләт имтиханы билетларында бар иде. Ә менә икенче сорауга җавап биргәндә, лекцияләр ярдәмгә килде. Киләчәктә мин укытучы булырга планлаштырам, - дип сөйләде викторинада җиңүче Алия Федорова.

 

Дөрес җаваплар:

1а, 2в, 3а, 4а, 5а, 6а, 7в, 8а, 9а, 10а, 11а.

фото: Алсу Гатауллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk