Мәдрәсәдә шәкертләр, дини белем белән беррәттән, әхлак, мәдәният һәм милли-дини традицияләр турында да мәгълүмат алалар.
Районның дини тормышында Кукмара мәдрәсәсе мөһим урын алып тора. Ул халыкка ислам дине нигезләрен өйрәтүче, рухи-әхлакый сыйфатларны тәрбияләүче әһәмиятле белем үзәге булып хезмәт итә.
Мәдрәсәдә шәкертләр, дини белем белән беррәттән, әхлак, мәдәният һәм милли-дини традицияләр турында да мәгълүмат алалар.
Кукмара мәдрәсәсе узган гасыр ахырында – 1998 елда – үз эшчәнлеген башлап җибәрә һәм шул вакыттан бирле халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Башлангыч чорда дәресләр Кукмара Үзәк мәчетендә үткәрелә. Ун ел дәвамында анда меңнән артык кеше дини гыйлем ала.
– Аллаһының рәхмәте белән, 2009 елда мәчет белән янәшә яңа, өч катлы бина сафка басты һәм мәдрәсә шунда күчте. Шулай итеп, гыйлем йорты тарихында яңа чор башланды. Менә инде 17 ел без эшчәнлегебезне шушы бинада башкарабыз. Уку-укыту процессын алып бару өчен барлык шартлар булдырылган, без бик канәгать, – дип сөйләде Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин.
Бүгенге көндә мәдрәсәдә якынча 360 кеше белем ала. Алар арасында төрле яшьтәгеләр бар: балалар, яшьләр һәм өлкәннәр. Балалар якшәмбе мәктәбендә укый, ә олылар ике юнәлештә белем үзләштерә: һөнәри бүлектә имам-хатыйп, абыстай, мөгаллимнәр әзерләнә, ә башлангыч бүлектә һәркем үзе өчен кирәкле дини гыйлем ала.
Шушы еллар дәвамында мәдрәсәдә 26 чыгарылыш булган һәм аны 2200ләп кеше тәмамлаган. Биредә, нигездә, үзебезнең район кешеләре белем ала. Әмма Ришат хәзрәт сүзләренә караганда, соңгы елларда шәкертләрнең географиясе шактый киңәйгән: күрше районнардан, Киров өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан да килеп укучылар бар.
– Шунысы сөенечле: шактый күп шәкертләребез дин юлында хезмәт итә. Районыбызда 70тән артык мәхәллә бар, шуларның алтмышка якынында безнең мәдрәсәне тәмамлаган ир-егетләр имам-хатыйп вазыйфасын башкара. Мәчетләрдә башлангыч белем бирүче мөгаллимнәр дә, нигездә, безнең уку йортын тәмамлаган шәкертләр, – ди ул.
Мәдрәсә бинасы чагыштырмача яңа булса да, еллар дәвамында анда вак-төяк косметик ремонт эшләре башкарылып торган. Әмма узган елның яңгырлы җәе вакытында бинаның түбәсеннән су үтә башлый, нәтиҗәдә уку бүлмәләренә зыян килә һәм җитдирәк ремонт кирәклеге ачыклана.
– Башта бераз аптырап калдык, чөнки гади генә авыл йортында да түбә алыштыру шактый чыгым сорый, ә безнең бина зур. Әмма Аллаһының рәхмәте киң: узган елның көзендә изге күңелле кешеләр, эшмәкәрләр ярдәме белән бу эш башкарылды. Аллага шөкер, хәзер күңелебез тыныч, – ди Ришат хәзрәт.
Директорның сүзләренә караганда, киләчәккә дә планнары бар. Олы ниятләренең берсе – Үзәк мәчет белән мәдрәсәне бер кичү юлы аша тоташтыру.
– Мәдрәсәдә белем алучы ир-егетләр, намаз вакыты җиткәч, мәчеткә керәләр. Кыш көннәрендә моның өчен яңадан киенеп-чишенеп йөрергә туры килә. Шуңа күрә мәчет белән мәдрәсәне җылытылган аралык аша тоташтыру – безнең өчен бик кирәкле эш. Әлбәттә, бу да зур чыгымнар таләп итә, әмма Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламас дип ышанабыз, – диде ул.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев