Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кышны күңелле уздырдык

Кем ничектер,  ә менә мин кышны зарыгып көтеп алам, чөнки кышкы спорт уеннарын бик яратам. Чаңгы-чана шуудан, хоккей уйнаудан да күңелле шөгыль юк, минемчә.

Әтием алган хоккей формасын киеп, кәшәкә таягын эләктереп, уйнарга чыкмыйча ничек түзеп ятарга кирәк!

Көннәр аз гына салкынаеп китү белән без, укучылар һәм авыл яшьләре, боз катырырга ашыгабыз. Ә быел табигать тә  безнең белән шаярткан кебек булды: бозны катырып кына куябыз,  көннәр тагын җылыта. Шулай булуга карамастан, без сөенеп йөрдек, чөнки авылыбызда күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: яңа хоккей мәйданчыгы сафка басты. Безнең куанычны уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде. Ул безгә үзенең матур һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ә аннан соң яңа мәйданчыкта теләгән кеше рәхәтләнеп тимераякта шуды. Бәйрәм икенче көнне дә дәвам итте. Биредә авылыбызның  хоккей сөюче яшьләре күрше авыллардан килгән командалар белән көч сынашты. Уенны һәр кеше бик мавыгып карады, көч биреп торды. Кайнар чәй һәм тәмле боткадан авыз итү бәйрәмне тагы да ямьләндерде.

Сәет ХӘММӘДИЕВ, Олыяз урта мәктәбе 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk